- ия
- и. 1. Берәр нәрсәнең, милекнең хуҗасы. Нәр. б. башлыгы 2. Нин. б. сыйфатка, сәләткә, дәрәҗәгә һ. б. ирешкән кеше һөнәр иясе. Нәрсәгә дә булса лаек хөрмәт иясе 3. Берәр эш белән шөгыльләнүче, көн күрүче кеше хезмәт ияләре, хөкем ияләре 4. Уйлап чыгарган, язган яки әйткән кеше; автор 5. Хорафатлар буенча: суда, урманда, йортта, абзарда кешегә күренмичә яши торган һәм шуларның хуҗасы булып саналган мифик зат 6. иск. Тәңре, алла әй, ясаган иям! 7. Җөмләдә бары тик баш килештә килә һәм хәбәр тараф. расланган яки аныкланган предметны яки билгене белдерә торган баш кисәк. ИЯ ҖӨМЛӘ – Баш җөмләдәге алмашлык белән белдерелгән ияне ачыклап килгән яки баш җөмләнең иясе урынына килә торган иярчен җөмлә (мәс. кем эшләми, шул ашамый)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.